16+

Безнең “Ханума”ны һәркем ошатты

"Әкият" Татар дәүләт курчак театрында бара торган "Шомбай-фест" фестивалендә иң элек курчакларның төрлелеге күзгә ташлана.

"Әкият" Татар дәүләт курчак театрында бара торган "Шомбай-фест" фестивалендә иң элек курчакларның төрлелеге күзгә ташлана.

29 сентябрьдә Белград шәһәре курчак театры "Ваня Датский" дигән спектакль тәкъдим итте. Сәхнәдә артистлар көнкүрештә элек кулланылган әйберләр белән эш итә. Мәсәлән иске үтүк кораб ролен үтәсә, мунчаладан хатын - кыз күлмәге ясаганнар. Гомумән спектакль әниләргә карата хөрмәт белән карарга, гореф - гадәтләрне онытмаска өйрәтә.

Екатеринбург курчак театры артистлары битлекләрдән "Пиноккио" әкиятен уйнады. Балалар аларның һәр хәрәкәтен күзәтеп, уңай каһарман өчен борчылып, җан атып утырды. Спектакльләрнең кайсын гына алма, алар нәниләрне яхшылыкка өнди.

Әлеге фестивальдә жюри әгъзасы булган композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Резидә Ахиярова кайбер спектакльләргә карата үз фикерләрен белдерде.

- Миңа Витебск курчак театры спектакле ошады. Музыкасы да, курчаклары да, рәссам эше дә бик әйбәт. Анда мәңгелек темалар булган мәхәббәт, акча проблемалары күтәрелә. Әкиятлеләрнең "Ханума"сы зурлар өчен бик күңелле, кәефне күтәрә торган спектакль. Аны жюри әгъзалары да билгеләп үтте. Башкортларның "Алтынчәч"е бик ошап бетмәде. "Әкият" курчак театрының "Таңга- Чулпан, Айга - Зөһрә" спектаклендә курчаклар бик матур, тик киемнәре генә ярлы кебек тоелды, - ди ул.

Саха курчак театры режиссеры Александр Иванов коллективлары белән Казанда беренче мәртәбә килгән.
- Безне бик яхшы каршы алдылар. Фестивальдән бары тик яхшы фикерләр белән кайтып китәбез. Үзебез зурлар өчен булган спектаклебезне алып килдек. Ялгызлык турында ул. Бәлки киләчәктә безгә берәр татар халык әкиятен бирсәләр, аның буенча да спектакль әзерләрбез әле. Без дә "Тулук" дигән фестиваль оештырган идек. Мондый фестивальләр башка милләтләрнең мәдәнияте, иҗатлары белән танышу өчен бик кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading