16+

Безнең спортчылар Олимпия уеннарында җиденче урынга төште

Рио-де-Жайнейро шәһәрендә уза торган җәйге Олимпия уеннарында Россия командасы алтынчы урыннан җиденче урынга төште. Уеннарның алтынчы көнендә безнең спортчылар бер көмеш медаль һәм өч бронза медаль яулады.

Юлия Ефимова - 200 метрга брасс белән йөзү ярышларында көмеш медаль алды. Бу Юляның Риодагы икенче көмеш медале. Россиянең хатын-кызлар шпагачылар командасы яулады, 200 метрга йөзү буенча Евгений Рылов һәм гимнастчы Алия Мостафина яулады. Соңгы нәтиҗәләр буенча Россиянең Олимпиадада 4 алтын, 8 көмеш һәм 7 бронза медале бар. Беренче урында АКШ командасы (16 алтын, 12 көмеш, 10 бронза), икенче урында Кытай (11, 8, 1), өченче урында Япония (7,2,13).

Олимпиада 21 августка кадәр дәвам итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading