16+

«Безнең әти – герой»: Казанда мобилизацияләнгәннәр һәм аларның гаиләләре өчен телекүпер үткәрделәр

20 мобилизацияләнгән татарстанлы видеоэлемтә аша туганнары белән аралаша алды. Моның өчен Татарстан хәрби комиссариатында телекүпер оештырылды. 

20 мобилизацияләнгән татарстанлы видеоэлемтә аша туганнары белән аралаша алды. Моның өчен Татарстан хәрби комиссариатында телекүпер оештырылды. 

«Ирләребезне һәм улларыбызны күрү бәхетенә ирешкәнебез өчен Россия Оборона министрлыгына һәм Татарстан хәрби комиссариатына чиксез рәхмәтле. Барысы да яхшы оештырылган иде. Казаннан ерак яшәүчеләргә автобуслар бирелде. Монда безне бик җылы каршы алдылар. Һәм, әлбәттә, мондый очрашулар безне, туганнарны тынычландыра һәм сугышчыларга ярдәм итә», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Ләйсән, ул абыйсы белән видеоэлемтә аша күрешергә килгән. Биектау районында яши икән. 

Иң баштан сүз алып отряд командиры урынбасары һәр хәрбинең батырлык күрсәтергә өлгерүе, барысының да үз бурычын намус белән һәм лаеклы үтәве турында сөйләде.
«Әгәр дә илебезне якламасак, сугыш ахыр чиктә сезгә киләчәк. Без моңа чик куярга тырышабыз», - диде ул. 
Сергей Погодин: "көчле һәм кыю булыгыз. Без сезнең белән! Тере һәм сәламәт җиңү белән кайтыгыз»

Мобилизацияләнгән сугышчыларга ярдәм итүнең мөһимлеге турында Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин да сөйләде. 

«Тылда көтеп торучың булу- ватанны саклаучы кулында иң көчле корал. 23 февраль, Ватанны саклаучылар көне алдыннан барыгызны да якынлашып килүче бәйрәм белән котларга рөхсәт итегез. Сезгә сәламәтлек, түземлек һәм уңышлар телим. Көчле һәм кыю булыгыз. Без сезнең белән! Җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтыгыз», - дип мөрәҗәгать итте Сергей Погодин Татарстан егетләренә. 

Беренче булып Тәтеш районында яшәүче хатын ире белән видеоэлемтә аша аралашты. Яшь әни Казанга кечкенә улы белән килгән. Сабый әтисен зур экранда күреп алгач, башта оялды, ләкин тиздән елмая һәм куллары белән экранга тартыла башлады: «Әти!»
«Без сине бик яратабыз һәм көтәбез», – диде яшь әни күз яшьләрен тыеп. 

"Мин еладым, ә ирем качып йөрмәячәген әйтте!»
Яшел Үзәндә яшәүче бер ханым бирегә дүрт һәм сигез яшьлек ике кызы белән килгән. Очрашуга гаилә берничә атна алдан әзерләнгән, кызлар әтиләре өчен шигырь ятлаган. Аны ишеткәч, сугышчы күз яшьләрен тыя алмады.

"Илдә өлешчә мобилизация турында игълан ителгәч, без гаиләгә дә кагылачагын шунда ук аңладык. Ирем армиядә хезмәт иткән. Ул атучы (стрелок). Билгеле, без моңа әзер түгел идек. Повестканы биргәч, дөресен әйтим, мин еладым. Ләкин ул шунда ук беркая да качмыйм, шулай булырга тиеш. Әгәр без анда бармасак, алар безгә киләчәк, диде», - дип сөйләде хәрбинең хатыны. 

"Ниһаять, мин иремне видеоэлемтә аша гына күрдем. Мин аны никадәр көчле яратканымны кабат аңладым. Аннан якынрак беркемем дә юк. Ул безнең Герой», - дип уртаклашты кичерешләре белән очрашуда мобилизацияләнгән ирнең тормыш иптәше.

Соңыннан хәрбиләрнең туганнарына истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ләкин иң мөһиме, ниһаять, сугышчылар үз туганнарын күрә алды. Аларның сагыну хисләрен экран аша гына белдереп бетереп булмый шул. 
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading