Атнаның беренче яртысында Татарстанда җылытачак.
31 майдан 2 июньгә кадәр республикада җилсез һәм коры булачак. Һава температурасы төнлә +5 тән +12 градуска кадәр тибрәләчәк. 31 майның көндезге сәгатьләрендә һава торышы +19 дан +24 градуска кадәр булуы көтелә, җәйнең беренче көннәрендә һава +27 градуска кадәр җылыначак.
Атна ахырына, 3 һәм 4 июньдә, һава торышы янә тотрыксыз булачак. Республикада урыны белән кыска вакытлы һәм яшенле яңгырлар явачак. Төнлә һава температурасы +11 дән +16 градуска кадәр, көндез +21 дән +26 градуска кадәр булыр дип көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Чыганак
Комментарийлар