16+

Бүген 4 медаль уйнатылачак

Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатының җиденче көнендә, бүген, өч спорт төрендә 4 медаль комплекты уйнатылачак.

Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатының җиденче көнендә, бүген, өч спорт төрендә 4 медаль комплекты уйнатылачак.

Ярыш көне 9:30 сәгатьтә Су спорт төрләре сараенда башланып китте. Биредә ир-атлар арасында 3 метрлы трамплиннан сикерү ярышлары бара.

Суга сикерү буенча медаль өчен ярышлар 19:30 сәгатьтә башлана. Бүген хатын-кызлар 10 метрлы каланчадан сикерүдә җиңүчене ачыклый. Казансу елгасында 5 чакрым ераклыкка командалы ярышларының финал өлеше дә булачак. "Казан Арена" бассейнында бүген 2 комплект медаль уйнатылачак. 17:30 сәгатьтә синхрон йөзүдә хатын-кызлар дуэтлары ирекле программа белән чыгыш ясый.

Алардан соң катнаш дуэтларның ирекле программасының финалы була.

Бүген иртәдән кичкә кадәр су тубы ярышларының беренчел этабындагы уеннар уздырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading