16+

Бүген эфирга чыгачак «Таяну ноктасы» тапшыруы Илфак Шиһаповка багышлана

Бүген ТНВ каналында эфирга чыгачак "Таяну ноктасы" тапшыруы вакытсыз арабыздан киткән журналист, продюсер, язучы Илфак Шиһаповның якты истәлегенә багышлана.

Бүген ТНВ каналында эфирга чыгачак "Таяну ноктасы" тапшыруы вакытсыз арабыздан киткән журналист, продюсер, язучы Илфак Шиһаповның якты истәлегенә багышлана.


Тапшыруны 19:00дә карый аласыз.

Сүз уңаеннан: чәршәмбе көнне хезмәттәшебез Илфак Шиһаповны соңгы юлга озаттык.
Хушлашу мәрәсименә халык агылды гына... Алар барысы да Илфакның иҗатын, шәхесен хөрмәтләп, күңел кушканга килгән кешеләр иде. Мәрхүмнең рухына җылы сүзләр әйтелде, аны «уникаль шәхес», «искиткеч талантлы кеше», «ярдәмчел дус» дип атадылар. Кызганыч, боларның барысын да хәзер «иде» дип сөйләргә мәҗбүрбез. Киң күңелле, чиста йөрәкле, ярдәмчел, талантлы татар улын югалттык шул.

Мәрхүм туган ягы - Лениногорск районының Иске Иштирәк авылында җирләнде. Анда Казаннан, Башкортстаннан, Самарадан дуслары килгән иде.
Илфак Шиһаповны соңгы юлга озату мәрәсименә килгән һәркемгә, аны оештыруда ярдәм иткән дуслары - Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттаховка, «Аксу» продюсерлык үзәге җитәкчесе Рөстәм Сәрвәровка, Инсаф Хәмитовка, Илшат Ханбиковка, журналист Данил Сәфәровка рәхмәтебезне җиткерәбез. Ходай сезгә хәерле, озын гомер бирсен!

«Шәһри Казан» редакциясе коллективы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading