16+

Бүген Казан юлларында үзгәрешләр булачак

Бүген "Казан-Арена" стадионы беренче уенны кабул итә. Матч вакытында юл ябылулары, җәмгыять транспортында үзгәрешләр булачак.

Бүген Казан юлларында үзгәрешләр булачак

Бүген "Казан-Арена" стадионы беренче уенны кабул итә. Матч вакытында юл ябылулары, җәмгыять транспортында үзгәрешләр булачак.

Уен көннәрендә, “Казан-Арена” тирәсендә уен башланырга - 4 , уен тәмамланган соң 2 сәгать дәвамында хәрәкәт чикләнә.
Матч вакытларында Казанның Ямашев урамыннан вакытлыча “разворот”лар булдырылды. Болар Адоратский һәм Арбузов урамы якларыннан ике яклы “разворот”лар. Автобус, трамвай һәм троллейбус маршрутлары үзләренең соңгы тукталышларына кадәр – “Ветеринария академиясе” һәм “Адоратский урамнары”на кадәр хәрәкәт итә.
Шәһәр транспортлары матч тәмамланган соң да 3 сәгать хезмәт күрсәтәчәк.
14 июньнән 15 июльгә кадәр, “Энергетика университеты” һәм “Кәҗә бистәсе” тукталышлары аша үтә торган маршрутлар төнге 12гә кадәр йөри. 
 

Фото - kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading