16+

«Бүген кем дә булса валентинка бүләк итте»: Казанда йөрәкләр тараттылар

Казанның Бауман, Кремль урамнарында һәм Горький паркында Гашыйклар көнендә «Мин яратам…» акциясе узды.

«Бүген кем дә булса валентинка бүләк итте»: Казанда йөрәкләр тараттылар

Казанның Бауман, Кремль урамнарында һәм Горький паркында Гашыйклар көнендә «Мин яратам…» акциясе узды.

Волонтерлар узып йөрүчеләргә катыргыдан ясалган йөрәкләр таратты. Анда «Мин Россияне яратам» дип язылган.

«Без Изге Вәли көнендә кешеләр елмайсын һәм кәефләре күтәрелсен өчен йөрәк открыткалар өләшәбез. Россияне, икенче ярыңны яраткан кебек яратырга кирәк дип уйлыйбыз», — диде шәһәрнең Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты белгече Ирина Гуревич.

Акция Казанда 10.30 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр барды. Һәр тарату ноктасында 5-7 волонтер эшләде, аларны башкалардан зур йөрәк костюмыннан аерып була иде.

Казанлылар акцияне елмаеп кабул итте һәм волонтерлар биргән валентинканы да теләп алды.

«Бүген кем дә булса валентинка бүләк итте», — диде узып баручыларның берсе.

Өч ноктаның һәрберсендә 500гә якын валентинка өләштеләр, дип яза Татар-информ.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading