16+

Бүген Конфедерацияләр Кубогының ике матчы уза

Бүген Конфедерацияләр Кубогының ике матчы уза

Футбол буенча Конфедерацияләр кубогында бүген ике матч уза - "А" төркемендә чыгыш ясаучы командалар икенче очрашуларын уздыра, дип хәбәр итә Татар-информ.

Россия футбол җыелмасы Мәскәүдә Португалия футболчылары белән көч сынаша.

21 июнь. Конфедерацияләр кубогы. "А" төркеме. Икенче тур:

Россия - Португалия. Мәскәүнең "Спартак" стадионы. 18.00. (Беренче канал).

Мексика - Яңа Зеландия. Сочиның "Фишт" стадионы. 21.00 ("Матч ТВ").
Исегезгә төшерәбез, Россия футболчылары Санкт-Петербургта узган беренче уенда Яңа Зеландия командасын отты (2:0), ә "Казан Арена"да узган Португалия-Мексика каршылыгы тигез исәпкә (2:2) төгәлләнде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading