16+

Бүген Мәскәүдә Җәмигъ мәчете ачылды

Аны ачу тантанасында Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Мәскәү Җәмигъ мәчете - Россия башкаласындагы иң зур һәм борынгы мәчетләрнең берсе. Ул 1904 елда эшмәкәр Салих Ерзин акчасына төзелә. Гыйбадәт залы 800 кешегә исәпләнгән булуга карамастан, мәчет дини бәйрәм көннәрендә меңнән артык диндарны сыйдырган. Ул дин...

Аны ачу тантанасында Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Мәскәү Җәмигъ мәчете - Россия башкаласындагы иң зур һәм борынгы мәчетләрнең берсе. Ул 1904 елда эшмәкәр Салих Ерзин акчасына төзелә. Гыйбадәт залы 800 кешегә исәпләнгән булуга карамастан, мәчет дини бәйрәм көннәрендә меңнән артык диндарны сыйдырган. Ул дин эзәрлекләнгән иң кырыс елларда да ябылмаган. Шулай да 1980 елдагы Мәскәү җәйге Олимпиадасы алдыннан, "Олимпийский" спорт комплексы янәшәсендә урнашкан мәчетне сүтү куркынычы туа. Гыйбадәт йортын Мәскәү дин әһелләре һәм гарәп илчеләре генә коткарып кала.

2011 елда Мәскәү Җәмигъ мәчете үзгәртеп кору нияте белән тулысынча сүтелә. Яңа төзелгән мәчетнең гомуми мәйданы 18,9 мең квадрат метрны тәшкил итә. Алты катлы әлеге гыйбадәт йорты мәхәллә кешеләре, шул исәптән физик мөмкинлекләре чиклеләр өчен кирәкле барлык әйберләр белән җиһазландырылган. Мәчеттә җиде лифт эшли. Аның гөмбәзенең биеклеге - 46 метр, диаметры - 27 метр. Яңа җәмигъ мәчетендә берьюлы 10 меңгә кадәр кеше гыйбадәт кыла ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading