16+

Бүген Татарстанда  33 градус эсселек көтелә

 25 августта, Татарстан территориясендә кабат эссе һәм явым-төшемсез һава торышы көтелә. Республиканың Гидрометеорология үзәге шул турыда хәбәр итә.

 25 августта, Татарстан территориясендә кабат эссе һәм явым-төшемсез һава торышы көтелә. Республиканың Гидрометеорология үзәге шул турыда хәбәр итә.

Шул ук вакытта температураларның җитди тирбәлеше фаразлана: төнлә +10 градустан +15 градуска кадәр, ә республика көнбатышында +18 градуска кадәр, көндез +28 градустан +33 градуска кадәр була.

Исегезгә төшерәбез, аномаль эсселек аркасында республикада 20 августтан шторм кисәтүе гамәлдә. Урман янгыннары куркынычының иң югары дәрәҗәсе – гадәттән тыш куркыныч классы саклана, дип хәбәр итә "Татар Информ".

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading