16+

Бүген Татарстанда янгынга каршы махсус режим старт алды

Ул республика территориясендә 15 майга хәтле барачак.

Бүген Татарстанда янгынга каршы махсус режим старт алды

Ул республика территориясендә 15 майга хәтле барачак.

Бу вакыт аралыгында кипкән үлән һәм чүп яндыру, учак һәм мангалларда ризык пешерү, урман янгыннары куркынычы булган торак пункт территорияләрендә, урманнар белән чиктәш буган бакчачылык ширкәтләрендә, дачаларда, сәламәтләндерү оешмаларында, икътисад объектларында, сәламәтләндерү лагерьларында 1-3 сыйныфлы пиротехника куллану тыела.
Шулай ук өй яны территориясендә коры үләнне яндыру да тыелган. Бүгеннән башлап МЧС урманга якын урнашкан бакчаларга рейдлар оештырачак.
Кагыйдәне бозучылар өчен быел штрафлар күләме ике тапкырга арткан: шашлык пешерүче физик затларга - 4 меңгә хәтле, юридик затларга 200 меңнән алып 400 мең сумга хәтле штраф салыначак. 

фото: admmegion.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading