16+

Бүгеннән Россия халкы яңа түләүләргә дәгъва кыла ала

1 гыйнвардан яңа закон гамәлгә керә.

1 гыйнвардан яңа закон гамәлгә керә.

Бүгеннән, ягъни 2022 елның 1 гыйнварыннан алып, Россия халкы  яңа төр түләүләргә дәгъва кыла ала. Хәзер спорт белән шөгыльләнгән өчен салым акчасын (налоговый вычет) кайтарып булачак. 

13 процент салымны 18 яше тулган һәм НДФЛ түли торган һәр гражданин да кайтарып алырга хокуклы. Моннан тыш, балалар өчен дә салымны кайтарырга мөмкин. Моның өчен спортка акча тотуны раслаучы документ, банк реквизитлары һәм баланың туу турындагы таныклыгы күчерелмәсе таләп ителә, диелә хәбәрдә. 

Салым акчасын кайтарырга теләүчеләргә абонементны Яңа елдан соң сатып алу таләп ителә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading