16+

Биектауда сугыш ветераннары хөрмәтенә "Хәтер бакчасы" утыртылды

Биектау районының Урманчы авылы янындагы аланлыкка 8500 төп чыршы агачы утыртылды.

Биектауда сугыш ветераннары хөрмәтенә "Хәтер бакчасы" утыртылды

Биектау районының Урманчы авылы янындагы аланлыкка 8500 төп чыршы агачы утыртылды.

Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә утыртылган "Хәтер бакчасы"ның мәйданы – 2,5 гектар.

"Бу чыршылар безнең Татарстан урман питомнигында үстерелгән. Аларга хәзер 2 ел. Чыршылар якынча 1-1,5 метр биеклеккә җитсен өчен, 5-6 ел кирәк. Агачларның ничек үсүе яктылык һәм туфрактан тора", – диде Биектау участогы урманчысы Марс Мусин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading