16+

«Бик кызганыч… Кабере якты булсын!»: татар язучысы гаиләсендә зур кайгы

Зиннур Тимергалинең авыр кайгысын уртаклашабыз.

Зиннур Тимергалинең авыр кайгысын уртаклашабыз.

Язучы Зиннур Тимергалинең әнисе вафат булган. Ул әнисе белән төшкән фотосын куйган һәм «Иман белән узган җаннардан булсын. Җәннәт түрендә булсын», — дип язган.

Дуслары язучының кайгысын уртаклаша. «Газиз Ана… югалтуы бииик авыр… Балам… диеп дәшеп сөйләшүен сагынып яшим инде ун елдан артык… Газиз Ананың урыны Фирдәвес җәннәт түреннән булсын, сездән разый булып, укыган догаларыгыз рухларын шатландырып торсын… Амиин», — дип язган Гүзәл Җәләлиева.

«Бик кызганыч… Кабере якты булсын!» — дип язган Рүзәл Мөхәммәтшин.

«Рухы шат булсын. Иң авыр көн икән сездә. Урыны оҗмахта булсын…» — дип яза Эльмира Нуруллина.

Зиннур Тимергалинең авыр кайгысын уртаклашабыз, дип яза Интертат.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading