16+

Билалетдиновның 1100нче уены җиңү китерде

«Ак Барс»ның үз бозында «Сочи» командасын бер тапкыр да җиңә алганы юк иде. Узган турда әлеге традицияне өзү казанлылар өчен тагын да принципиаль булды – бу көнне Зиннәтулла Билалетдинов ­Россия беренчелекләрендә 1100нче уенын уздырды. Уенчылар өлкән тренерны зур җиңү белән котлады – исәп казанлылар файдасына – 5:1 булды.

Казан командасының сезонны акрын гына, югары нәтиҗәләр күрсәтмичә генә башлавы беркемгә дә сер түгел. Үзенең тулы көченә сезон урталарына уйный башлап, гадәттә, ахырга таба аны туктатуы авыр. Мондый тактиканың аңа өч Гагарин Кубогын алырга ярдәм иткәнен дә беләбез. Быел да үзгәреш юк, ул акрын гына турнир таблицасында күтәрелүен дәвам итә. Әлегә хәтле бөтен йөкне беренче бишлеккә тупланган легионерлар тартып барды. Икенче звенода булган Зарипов-Ткачев-Галиевтан җанатарлар күптән нәтиҗәлелек көтә иде инде.

Тренерлар штабы әлеге өчлекне башкалар белән дә алыштырып карады, соңрак кабат бергә җыйды. Сочи командасы белән очрашуда бу звено, ниһаять, үз уенын күрсәтте. Әүвәл Зарипов, аннан соң Ткачев берәр алка кертү бәхетенә иреште. Шуның белән әлеге звено үз уенын тапты дип ышанып каласы килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading