Ике сабыйны коткарып калганнар.
Свердловск өлкәсенең Бызово авылында чыккан шәхси йортта биш бала янып үлгән. Аларның иң олысына нибары 7 яшь. Ике сабый исән калган. Янгын чыкканда өйдә җиде бала була. 4 яшьлек Ярослав белән яңа туган Варяны гына коткарып кала алганнар. Алар икесе дә хастаханәдә, тәннәре 8-10 процент пешкән. 1957 елгы йорт мич ягып җылытылган. Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын сәбәбе – электр үткәргечнең искергән булуы.
Фото: https://pixabay.com/ru/
Комментарийлар