16+

Биш яшьлек кыз-балага карата сексуаль көч кулланган ир-егет ачыкланган

Кыз баланың әнисе полициягә мөрәҗәгать иткән.

Кыз баланың әнисе полициягә мөрәҗәгать иткән.

Балалар бакчасына 5 яшьлек балага карата чакырылган фотограф сексуаль характердагы гамәлләр кылуда гаепләнә. Кыз баланың әнисе полициягә мөрәҗәгать иткән.

Әлеге хәл сишәмбе, 3 мартта кичке сәгать 5 ләр тирәсендә Омск шәһәрендә булган. Расланмаган мәгълүматлар буенча, ир кеше кыз балаларның трусиклары эченә тыгылган.

Полиция шикләнелгән ир-егетнең шәхесен ачыклаган. Әлеге ир-атның 41 яшь һәм моңа кадәр җинаять җаваплылыгына тартылмавы билгеле.

Хәзергә әлеге эш буенча тикшерү эшләре бара. Әти-әниләр һәм балалардан сорау алынган, әмма сексуаль көч куллану гамәле расланмаган, дип яза җирле басма. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading