16+

Бишбалта зиратында өмә уздырыла

29 октябрьдә, шимбә көнне, Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте, Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәте Адмирал бистәсенең борынгы Бишбалта зиратында өмә уздыра, дип хәбәр итә tatar-islam.com.

Өмәдә нәзарәт вәкилләре, мөхтәсибәт халкы, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе хезмәткәрләре катнашыр дип көтелә. Риваятьләр буенча, әлеге зиратка ХIV гасырда нигез салынган. Егерменче гасырның илленче елларына кадәр биредә җирләү дәвам ителгән. Әмма Бишбалта зиратының зур өлеше су астына киткән, бер өлешендә корылмалар төзелгән. Озак кына вакыт Бишбалта зираты ташландык хәлдә булган. Соңгы ун елда биредә мөселманнар берләшмәләре, татарларның иҗтимагый оешмалары тарафыннан өмәләр уздырылып килә. Узган ел иске зиратның буеннан-буена койма корылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading