16+

«Бишле»ле иртәгә кушыл!

Динә белән Раил Шәмсетдиновлар биш яшьлек уллары Әмиргә кечкенәдән спортка мәхәббәт тәрбияли. Менә кичә дә алар гаилә дуслары белән Казансу яр буена йөгерергә чыктылар. Гаилә башлыгын әлеге адымга «Татарстан командасы» иҗтимагый инициативасы башлап җибәргән «Сәламәтлек чакрымнары» проекты илһамландырган.

«Бишле»ле иртәгә кушыл!

Динә белән Раил Шәмсетдиновлар биш яшьлек уллары Әмиргә кечкенәдән спортка мәхәббәт тәрбияли. Менә кичә дә алар гаилә дуслары белән Казансу яр буена йөгерергә чыктылар. Гаилә башлыгын әлеге адымга «Татарстан командасы» иҗтимагый инициативасы башлап җибәргән «Сәламәтлек чакрымнары» проекты илһамландырган.

Раил профессиональ спортчы түгел, Казан энергетика көллиятендә информатика укытучысы булып эшли. Тик һәр иртәсе кроссовки бавын бәйләп, «старт»ка басудан баш­лана.

- Казансу яр буенда чабуы иркен, рәхәт, арысак, утырып ял итәргә эскәмияләре дә бар. Биредә сәламәтлекне генә ныгытып калмыйбыз, ә рухи яктан да үсәбез. Йөгергәндә нинди дә булса тарихи бина яныннан узып киткәндә, балалар, бу нинди йорт дип сорый. Без исә аларга шулай Кремль, Милли-­мәдәни үзәк, «Кол Шәриф» мәчете турында сөйлибез. Үзебезнең йорт тирәсендә дә чабабыз. Уңайлылыгы ягыннан, Горький паркы да ошый безгә, - диде Раил Шәмсетдинов.

Шәмсетдиновлар Казанның башка яшь гаиләләрен дә иртәләрен спорт белән шөгыльләнергә өнди. Шул уңайдан 30 июль, Халыкара дуслык көнендә, спорт сөючеләрне «Бишле»гә иртә» (#утронапятерку) чарасына чакыра.

- Биредә әтиләр үзара ярышса, әниләр йога белән шөгыльләнеп, кыршау әйләндерә ала. Балалар өчен дә уен формасында төрле ярышлар булачак. Ахырда барлык балларны бергә кушып, җиңүчеләрне билгеләячәкбез. Иң җитез, иң спорт сөюче гаиләләргә бүләкләр дә тапшырылачак, - диде Раил.

«Татарстан командасы» активистлары чарада инстаграмга #утронапятерку, #командататарстана тамгалары белән куелган гаилә фотоларын кәгазьгә бушлай чыгарырга сүз бирде.



Алинә МИННЕВӘЛИЕВА фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading