Санитар кагыйдәләрнең үзгәрүе турында карар бар.
Россиядә Covid-19 аркасында кертелгән барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне 2022 елның 1 гыйнварына кадәр озайту турында карар имзаланды. Моңа битлекләр, антисептиклар куллану, социаль дистанцияне саклау керә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте.
«Санитар кагыйдәләрнең үзгәрүе турында карар бар. Алар 2022 елның 1 гыйнварына кадәр озайтыла. Моңа битлек режимы да керә», — диде Авдонина.
Ул уңай санитар-эпидемиологик вазгыять булганда, яз көне битлек режимын бетерүне карарга мөмкиннәр дип өстәде/
Чыганак: Татар-информ
Комментарийлар