16+

«Бәхетле» җитәкчесе Мөслимә Латыйпова мактаулы исемгә лаек булды

Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, «Бәхетле» ҖЧҖ генераль директоры Мөслимә Латыйповага «Казанның Мактаулы гражданины» исеме бирелде.

«Бәхетле» җитәкчесе Мөслимә Латыйпова мактаулы исемгә лаек булды

Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, «Бәхетле» ҖЧҖ генераль директоры Мөслимә Латыйповага «Казанның Мактаулы гражданины» исеме бирелде.

Казан шәһәр Думасы депутатлары Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин рәислегендә шәһәр Башкарма комитетында узган чираттан тыш XVI сессиядә шундый карар кабул итте, дип яза Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

Мактаулы гражданин кандидатурасын карап тикшерүгә депутат Людмила Андреева тәкъдим итте. Ул Мөслимә Латыйпованың хезмәт биографиясе зур булуын билгеләп үтте. «Мөслимә Хәбриевна Казан үсешенә, азык-төлек тармагын һәм сәүдәне үстерүгә зур өлеш кертте», – диде ул.

Андреева сүзләренчә, Мөслимә Латыйпова 2013 елда Татарстан башкаласында Универсиаданы уңышлы уздыруда ярдәм итте. Соңыннан Бөтендөнья җәйге Уеннар мирасы шәһәрдә мәктәп туклану системасы үсешенә йогынты ясады. «Бәхетле» ҖЧҖ генераль директорының зур хәйрия эшчәнлеге алып баруын ассызыклады, аерым алганда, ул республиканың мәдәни мирасын саклауга, Болгар һәм Зөядә тарихи һәйкәлләрне торгызуда ярдәм итте.

«Аның хезмәте игътибарсыз калмады. Ул Россия Федерациясенең атказанган сәүдә хезмәткәре, күп тапкырлар югары дәүләт бүләкләре, шул исәптән Дуслык ордены белән бүләкләнде», – дип билгеләп үтте Андреева.

Казан шәһәр Думасы депутатлары тәкъдим ителгән кандидатураны хупладылар һәм Мөслимә Латыйповага «Казанның Мактаулы гражданины» исемен бирү турында карар кабул иттеләр, диелә хәбәрдә.

Чыганак - "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading