16+

Бәлагә дучар булган кыргый хайваннарга ничек булышырга?

Ярдәмгә мохтаҗ кыргый хайваннар яки кошларны очратсагыз, 211-70-78 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин. Белгечләр урынга килеп, аларга ярдәм итәчәкләр.

Ярдәмгә мохтаҗ кыргый хайваннар яки кошларны очратсагыз, 211-70-78 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин. Белгечләр урынга килеп, аларга ярдәм итәчәкләр.

Кайчагында шәһәрдә яки торак пунктта татарстанлылар бәлага тарыган кыргый хайваннарны очраталар. Иң еш очрый торганнары: ысылдык аккош, кыр кәҗәләре, кошчыклар. Ләкин аларга ничек булышырга икәнен һәркем белми. Бөтендөнья хайваннар көнен бәйрәм итү уңаеннан бу очракларда нәрсә эшләргә һәм кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген сөйлибез.

Әгәр сез мондый хайванны очрата калсагыз, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләрен чакрыгыз, алар һичшиксез ярдәм итәчәк.  Проблема җитдирәк булса, белгечләр хайванны Яшел Үзән районындагы «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге» реабилитация үзәгенә алып китәчәк һәм анда аларны белгечләр тәрбияләячәк.

Һәрбер хайванның үз тарихы бар. Күпләренең шулай итеп гомерләрен саклап калалар. Аларның, кагыйдә буларак, сәламәтлекләрендә проблема күзәтелә – җәрәхәтләнгән, стресс хәлендә булырга мөмкиннәр. Соңрак бу хайваннарны иреккә, гадәти яшәү мохитенә җибәрәләр.

 ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты татарстанлылардан тирә-юнебездәге хайваннар дөньясына җаваплы карауларын сорый.

Ярдәмгә мохтаҗ кыргый хайваннар яки кошларны очратсагыз, 211-70-78 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин. Белгечләр урынга килеп, аларга ярдәм итәчәкләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading