«Әкият»Татар дәүләт курчак театрында «Глаголица» әдәби премиясе ияләрен билгеләделәр. Бәйгенең төп максаты - талантларны ачыклау, аларның сәләтләрен үстерергә ярдәм итү, иң мөһиме - укучыны әдәбиятка, матурлыкка тарту, ди жюри әгъзалары.
«Глаголица» бәйгесе быел өченче тапкыр узды. Аны «Cчастливые истории» хәйрия фонды оештыра. Фонд рәисе Ирина Хөснетдинова әйтүенчә, быел бәйгегә 800дән артык эш кабул ителгән. Аларның 100е финал өлешенә узган. Бәйгенең икенче этабында укучылар «Байтик» лагеренда танылган шәхесләр белән иҗади мастер-класслар үткән, мәдәни программа кысаларында, Зөя утрау-шәһәрчегенә, Болгарга, Казанның истәлекле урыннарына сәяхәт кылган. Йомгаклау тантанасында исә һәр номинациядә иң-иңе дип табылган балаларга истәлекле бүләкләр, китаплар тапшырылды. Гран-при ияләре исә бәйгенең төп символы - бәллүр ябалаклы булды. Балалар тантана өчен махсус әзерләнгән 30 килолы торт белән сыйланды, «Әкият» курчак театрында «Су анасы» спектаклен карады.Финалга узган катнашучыларның әсәрләреннән тупланган альманах та нәшер ителгән.
Быел бәйгедә республикадан тыш, Россиянең күп кенә чит төбәкләреннән, шулай ук Финляндия, Әрманстан, Үзбәкстан кебек илләрдән дә балалар катнашкан. Эшләр чәчмә әсәр, шигърият һәм эссе, чит ил әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итү кебек номинацияләрдә кабул ителгән.
Халыкара һәм Россия әдәби премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Лилия Газизова әйтүенчә, катнашучылар елдан-ел остара, каләмнәре шомара.
- Аеруча берничә ел рәттән катнашучыларның иҗатында камилләшү күзәтелә. Мастер-класслар узган, тәҗрибәле язучылар, шагыйрьләр белән аралашкан балалар бәйгенең таләпләрен яхшырак аңлый. Эссе белән тәрҗемә эшләренә аерым тукталасым килә. Эссе көнбатыш Европада XVI гасырларда ук барлыкка килсә дә, Россиядә чагыштырмача күптән түгел популярлаша башлады. Әлеге жанрны үсмерләр өчен уңайлы дияр идем. Кыска гына прозаик әсәр. Автор үз фикерен белдерә, жанр ягыннан ниндидер аерым кысалар юк. Карина Ермолаеваның эссесын гына алыйк. «Сак булыгыз, ишекләр ябыла, киләсе тукталыш - «Ирек мәйданы». Мин инде үз тукталышымны уздым бугай», -дип яза ул. Нинди зур мәгънә ята бу җөмләләрдә, авторның образлы фикерләве күпләргә үрнәк булып тора. Тәрҗемәгә килгәндә, күпләр Иоганн Вольфганг Гете, Шарлотта Бронте әсәрләрен тәрҗемә иткәннәр. Мәскәүдән килгән, физик яктан мөмкинлекләре чикле Александра Резникова (автордан: ул бәллүр ябалак ияләренең берсе) аеруча сәләтле. Бу кызның киләчәктә тәрҗемәче һөнәрен сайлавы да ихтимал, - ди Лилия Газизова. Сүз уңаеннан, быел татар телендә эшләр язып лауреат булган катнашучыларның әсәрләрен киләсе елга конкурсантлардан рус теленә тәрҗемә иттерү идеясе дә бар. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Борис Вайнер сүзләренчә, балаларның иҗатында барлык популяр тенденцияләр чагылыш таба. Быел да детективлар, реалистик хикәяләр, фантастика жанрында иҗат итүчеләр күп булган.
Лауреатлардан тыш, жюри сайлап алган алты каләм иясенә бәллүр ябалак сыны тапшырылды. Халыкара бәйгедә гран-при яулаган балалар арасында татарларның да булуы сөендерә.
- Безнең татарлар ким түгел. Жанрларны да, туган телләрен дә яхшы беләләр, бары азрак кыюрак, әрсезрәк булырга кирәк. Балалар барысы да ихлас, гади, аларның киләчәкләре матур, - ди жюри әгъзасы Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин.
Моннан кала былтыргы бәйгедән соң балалар әсәрләре буенча кыска метражлы фильмнар да төшерелгән. Ринат Калиевның «Тукай абый белән сөйләшәм» шигыре буенча фильм төшергән Таһир Әшрәповның иҗатын Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев шәхсән үзе карап бәяләгән. Дәүләт киңәшчесенең ярдәмчесе Нурсөя Шәйдуллина Таһирга Минтимер Шәймиев исеменнән истәлекле бүләк - тартмачыкка салынган каләм дә бүләк итте. Кабардино-Балкариядән килгән Павел Айбазов тамашачылар мәхәббәтен яулады.
«Счастливые истории» фондының балаларның сәләтләрен үстерергә ярдәм итүе - изге эш. Бу бәйге алга таба да озын гомерле булсын.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар