16+

Блогерлар салым түли башлаячак

Алар 1 апрельгә кадәр салым органнарына исәпкә басарга тиеш.

Алар 1 апрельгә кадәр салым органнарына исәпкә басарга тиеш.

Таҗикстан блогерлары 1 апрельгә чаклы салым органнарына исәпкә басып, үз керемнәреннән салым түли башларга тиеш, дип белдергән Таҗикстан салым комитетының салым түләтү оешмасы идарәсе башлыгы Шамсулло Кабирзода. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта илдә 3тән 19 миллионга кадәр язылучысы булган 29 блогер бар. Алар реклама өчен акча ала, шуңа да салым түләргә тиешләр, ди ул. Түләмәсәләр, закон белән проблемалары чыгарга мөмкин. Блогерлар үзләре керемнәренең азлыгын һәм салым түләргә акчалары булмауны әйтә. Шунлыктан социаль челтәрләрдәге аккаунтларын ябарга туры килә дип хафаланалар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading