16+

Болгар белән Зөянең брендлары булдырылды

Татарстанның төп туристик объектлары - Болгар һәм Зөянең үз брендлары барлыкка килде. Болгарның символы итеп татар милли бизәнү әйберләре - чулпылар алынган.

Болгар белән Зөянең брендлары булдырылды

Татарстанның төп туристик объектлары - Болгар һәм Зөянең үз брендлары барлыкка килде. Болгарның символы итеп татар милли бизәнү әйберләре - чулпылар алынган.

Брендның концепциясенә «Бөек Болгар. Идел буендагы борынгы цивилизация» дигән шигарь сайланган. Зөя исә балык сыртында урнашкан шәһәр сыйфатында гәүдәләнә. Девизы - «Зөя утрау-шәһәре. Тарих ничек яшәвен күр». Әлеге рәсми брендлар туристик объектларны халыкара дәрәҗәдә танытырга ярдәм итәр дип ниятләнә. Киләчәктә Алабуга, Чистай, Тәтеш, Биләр шәһәрләрен дә брендлы итәргә җыеналар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading