16+

Болгар ислам академиясе дөньяви белем дә бирә

Болгар ислам академиясе яңа программа эшләтеп җибәргән. Аның буенча дини белемгә өстәп, дөньяви белем дә алып булачак. Бу хакта Болгар ислам академиясе ректоры вазифаларын башкаручы Айнур Тимерханов мабугат конференциясендә сөйләде. 

Болгар ислам академиясе яңа программа эшләтеп җибәргән. Аның буенча дини белемгә өстәп, дөньяви белем дә алып булачак. Бу хакта Болгар ислам академиясе ректоры вазифаларын башкаручы Айнур Тимерханов мабугат конференциясендә сөйләде. 

— Ел бик киеренке булды, әмма пандемик чикләүләргә карамастан, алдагы елларда тупланган уңышларны саклап кына калмыйча, 2021 елда сизелерлек нәтиҗәләргә ирештек дип уйлыйм. Шулай ук узган ел ахырында без «Ислам теологиясе өлкәсендә дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләре» юнәлеше буенча яңа магистрлык программасын аккредитацияләүгә гариза бирдек. Шушы көннәрдә аны уңышлы гына уздык һәм хәзер таныклык көтәбез. Бу да безнең өчен бик мөһим. Бездә төп юнәлеш – дини, әмма шуңа да өстәп, беренче тапкыр дөньяви юнәлеш буенча магистрлык программасын эшләтеп җибәрдек. Ул дини юнәлеш буенча белем алучы үзебезнең үк студентларга исәпләнгән, - диде спикер.

Аның сүзләренчә, белем алучылар параллель рәвештә ике төрле диплом: ислам фәне өлкәсендә дини һәм теология өлкәсендә дөньяви үрнәктәге диплом алачак.   - Бу уку йортын тәмамлаучыларның эшкә урнашканда һәм карьера төзегәндә конкурентлык сәләтен арттыра. Алай дисәң, эшкә урнашу буенча безнең болай да проблемалар туганы юк. Магистратура тәмамлаучыларның 91 проценты эшкә урнашкан, - дип аңлатты Айнур Тимерханов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading