16+

«Болгар радиосы» IX Милли музыкаль премиясе ONLINE. Турыдан-туры трансляцияне караучыга - IPHONE

2021 елның 11 декабрендә “Болгар радиосы” IX Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узачак.

2021 елның 11 декабрендә “Болгар радиосы” IX Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узачак.

Әлеге вакыйганы күзәтү һәркемгә насыйп булачак, чөнки тантана турыдан-туры трансляцияләнәчәк. Концертны тамашачылар “Татарстан - Яңа гасыр” телеканалында, интернет киңлекләрендә карый һәм “Болгар радиосы” дулкынында тыңлый алачак.
Милли музыкаль премиясенең максаты – халык күңелендә үз урынын тапкан җырчыларны һәм җырларны барлап алтын фондка кертү. “Болгар радиосы” радиотыңлаучыларыбыз фикеренә таянып, җырларның иң-иңнәрен генә сайлый. Легендар җырчыларның иҗатын саклау һәм яктырту белән беррәттән, яшь җырчыларны танытуга үз өлешен кертә.
Милли премия бары тик лаеклы җырчыларга гына тапшырыла. “Кайнар хит” тапшыруы җиңүчеләре һәм “Болгар радиосы” тыңлаучылары фикеренә таянып сайланган иҗатчылар гына әлеге премиягә лаек була. Алар өчен – ул олы стимул һәм илһам чыганагы булып тора.

Премия кемгә тапшырыла?

Елдагыча “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясе җиңүчеләре “Алтын йолдыз” сыны белән бүләкләнәчәк.  Алар: Винера Ганиева, Зөфәр Хәйретдинов, Фирдүс Тямаев,Ришат Төхвәтуллин, Филүс Каһиров, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Илсөя Бәдретдинова, Ландыш Нигъмәтҗанова, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Зөлфирә һәм  Алмаз Мирзаяновлар, Эльмира Кәлимуллина, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, Гүзәл Идрисова, Гүзәлия, Ләйсән Мәхмутова, Мурат Гайсин, Гөлнара Тимерҗанова, Винарис Илъегет, Азалия Зиннәт, Фәридә-Алсу дуэты, Ришат Фазлыйәхмәтов, Гөлшат Имамиева, Азат Абитов, Ранис Габбазов, Лилия Муллагалиева,Раяз Фәсыйхов, Анастасия Макарова, Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар, Роман  Плеханов.  

Нинди номинацияләр көтелә?

Быел “Болгар радиосы” IX Милли музыкаль премиясендә 30га якын номинация көтелә. Елдагыча, артистлар “Тамашачы сайлавы”, “Иң моңлы җырчы”, “Гаилә дуэты”, “Иң креатив дуэт”, “Иң лирик җырчы” һәм башка номинацияләрдә бүләкләнәчәк.
      
Ел саен премиядә “Татар эстрадасы легендасы” дигән номинация тапшырыла. Алдагы елларда әлеге номинациягә Хәмдүнә Тимергалиева, Флера Сөләйманова, Рафаэль Ильясов, Мәсгут Имашев кебек олпат шәхесләребез лаек булган иде. Быел бу номинациянең кемгә тапшырылачагын тамашачыларыбыз 11 декабрь көнне генә беләчәк.

Өченче алып баручы билгелеме?
“Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасын гадәттәгечә алыштыргысыз Илфар Кәримов һәм Рөстәм Гайзуллин  алып бара. Өченче алып баручының кем буласы да сер түгел. Ул – кыска вакыт эчендә күпләрнең мәхәббәтен яулап өлгергән “Болгар радиосы”нда “Иртәнге чәй”, ТНВ каналында “Кайнар хит” тапшыруын алып баручы – Эльвира Вилдан булачак.
 
ONLINE формат отышлымы?
 “Болгар радиосы” МИЛЛИ музыкаль премиясе быел икенче тапкыр ОНЛАЙН форматта уза. Тамашачыларсыз узу – күңелсез факт. Тик шуңа карамастан, әлеге вәзгыятьтә тамашачыларыбыз саулыгын кайгыртып, быел да ОНЛАЙН форматта уздырырга карар кылынды. Статистик мәгълүматларга килгәндә узган елны турыдан-туры трансляцияне  600 меңнән күбрәк кеше караган. Бүләкләр дә уйнатылды.

Тамашачыны нинди сюрпризлар көтә?
Быел да Милли музыкаль премия барышында узган елдагы кебек үк IPHONE уйнатылачак. Тамашаны күзәтеп баручыларга икеләтә бәхет елмаерга мөмкин: әлеге тантаналы вакыйганың шаһиты булу һәм туры трансляция барышында әлеге бүләкне оту.
 Ноябрь башыннан без ай дәвамында радиотыңлаучылардан 5522 номерына МИЛЛИ сүзе белән СМС хәбәрләр кабул итәбез.
Җиңүченең телефон номеры очраклы рәвештә билгеләнә. Бәхет елмайган  номер иясенә элемтәдә булуы һәм концертны каравы мөһим, чөнки премия алып баручылары турыдан-туры трансляция барышында әлеге номерга шалтыратып, концертка бәйле бер сорау бирәчәк. Абонент телефонын алмаган очракта, җиңүчене яңадан сайлау каралган.

“Болгар радиосы” IX Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасын  11 декабрьдә 18.00  сәгатьтә “Татарстан - Яңа гасыр” телеканалында, интернет киңлекләрендә  карап һәм “Болгар радиосы” дулкынында  тыңлап булачак.  6+

МӘГЪЛҮМАТИ ПАРТНЕРЛАР: “Реальное время”, “Татар-информ”, “Интертат”, “Казанские ведомости”, “Мәйдан”, “Комсомольская правда”, “Ватаным Татарстан”, “Шәһри Казан”, “Матбугат.ру”,  “Ирек мәйданы”.

реклама хокукында, 6+

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading