16+

«Болгар радиосы» «Үткәннәр сагындыра» концертына чакыра

6 октябрьдә “Пирамида”да “Болгар радиосы”ның “Үткәннәр сагындыра” дип аталган театральләштерелгән концерты узачак. Тамашада татар эстрадасының танылган артистлары чыгыш ясый.

Ул быелның язында узган “Үткәннәр сагындыра” концертының дәвамы булыр дип көтелә. Бу юлы да вакыйгалар радиога бәйле булачак, ләкин ул заман кешеләрен без фотоальбом аша искә төшерербез. Вакыйгалар агымы буыннар алмашы белән үрелеп барыр. Ата-ул мөнәсәбәтләре, гореф-гадәтләр һәм яшәү асылының гаилә булуы ассызыкланыр.

Тамашада Закир Шаһбан, Сиринә Зәйнетдинова, Раяз Фасыйхов, Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөһрә Шәрифуллина, Фердинанд Сәләхов, Зөһрә Сәхәбиева, Венера Ганиева, Асаф Вәлиев, Виталий Агапов, Филүс Каһиров, Зөлфия Минһаҗева, Сәгыйть Гыйбашев, Резидә Төхвәтуллина, Лилия Хәмитова, Зинира һәм Ризат Рамазановлар һәм башкалар катнаша. Концертны “Болгар радиосы” ди-джейлары алып барачак.

Яшьлек елларын, үткәндәге бәхетле мизгелләрне “Болгар радиосы” белән бергә барлыйк! “Үткәннәр сагындыра” концерты 6 октябрьдә “Пирамида”да 18 сәгатьтә башлана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading