16+

«Болгар радиосы» VI Милли музыкаль премиясенә кемнәр лаек булыр?

2018 елның 8 декабрендә Казанның «Пирамида» концертлар залында елның көтеп алынган вакыйгасы – «Болгар радиосы» VI Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узачак.

2018 елның 8 декабрендә Казанның «Пирамида» концертлар залында елның көтеп алынган вакыйгасы – «Болгар радиосы» VI Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узачак.

Быелгы тантанада нинди номинацияләр көтелә? Номинантлар ничек сайлап алына? Алар арасында кайсы артистларны күреп булачак? Бу хакта «Болгар радиосы» концертлары продюсеры Ленар Кашафетдинов сөйләде.

– «Болгар радиосы» VI Милли музыкаль премиясенә 33 кеше лаек булыр дип көтелә. Ягъни бу – быел тантанада барлыгы 33 номинация була дигән сүз. Елдагыча, артистлар «Тамашачы мәхәббәте», «Иң моңлы җырчы», «Елның гаилә дуэты» һәм башка номинацияләрдә бүләкләнәчәк. Ә иң мөһим һәм әһәмиятле номинация – «Татар эстрадасы легендасы». Аны тамашачы аеруча көтеп ала, – диде Ленар Кашафетдинов.

Аның әйтүенчә, «Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясе лауреатлары, беренчедән, «Кайнар хит» проекты аша тамашачы тавыш бирү нәтиҗәсендә сайлап алына.
– Икенчедән, ел дәвамында «Болгар радиосы»нда еш соралган һәм халык күңеленә кергән җырлар «Алтын йолдыз» сыны белән бүләкләнә. Шуны да әйтергә кирәк, «Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясенә җырчылар гына түгел, җырны иҗат иткән авторлар да лаек булачак, – диде Ленар Кашафетдинов.
Быелгы номинантлар арасында Айдар Галимов, Зәйнәб Фәрхетдинова, Венера Ганиева, Ришат Төхвәтуллин, Илсөя Бәдретдинова, Ләйсән Гыймаева, Лилия Гиматдинова, Идрис Газиев, Илназ Баһ, Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар, ИлСаф, Филүс Каһиров, Раяз Фасыйхов, Лилиана Ирназарова, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар, Ильмира Нәгыймова һәм Руслан Кираметдинов һәм башка артистлар бар.

«Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясенең максаты – халык күңелен яулаган җырларны барлау, аларны «Алтын йолдыз» сыны белән бүләкләү, җырчыларны һәм аларның иҗат җимешләрен алтын фондка кертү.

ТНВның PR бүлеге.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading