16+

«Болгар радиосы» яңа тапшыру әзерли! Ләкин тамашачы аны аңламаска мөмкин

«Болгар радиосы»нда яңа музыкаль программа эшли башлаячак. Татар альтернатив музыкасын таныту ниятеннән эфирга «Казан кайный» дигән тапшыру чыгачак. Бу хакта «Болгар радиосы»ның баш мөхәррире, продюсер Илфар Кәримов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциядә әйтте.

Дөрес, Илфар Кәримов сүзләренчә, радионы тыңлаучылар мондый музыкаль агымны кабул итәргә әзер дә булмаска мөмкин. Шуңа да карамастан, альтернатив музыканы халыкка җиткерергә кирәк дип саный ул.
– Без “Бөтендөнья татар яшьләре форумы” белән “Казан кайный” дигән тапшыру эшли башладык. Планда җыр өлкәсендә генә түгел, гомумән, татар дөньясында үз фикере булган яшьләр белән таныштыру да бар, – ди Илфар Кәримов.

Реклама

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading