16+

Болгарга сугышчылар җыелачак

14-16 август көннәрендә "Болгар" музей-тыюлыгында "Бөек Болгар-2015" бөтенроссия тарихи фестивале узачак.

14-16 август көннәрендә "Болгар" музей-тыюлыгында "Бөек Болгар-2015" бөтенроссия тарихи фестивале узачак.

Шул уңайдан, кунакларга Болгарга баруны җайга салу максатыннан, Казанның "Столичный" автовокзалында Болгар шәһәренә махсус рейс ачылды. Билет бәясе, ике якны да исәпкә алып, 550 сум. Билет алган вакытта, үзең белән паспорт булу мәҗбүри.

Фестивальдә тарихи орыш-сугышларда урта гасырлар тарихи бәрелешләре буенча Россия җыелма командасы тулы составта катнаша. 24 кешедән гыйбарәт Татарстан командасы да чыгыш ясар дип көтелә. Гомумән алганда, фестивальдә катнашуга 200ләп сугышчы гариза биргән. Белорусия, Казахстан һәм Израильдән дә командалар чыгышы көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading