16+

Бөтенроссия “Кызыл канәфер” акциясенә Татарстанда 22 район һәм ике шәһәр кушылды

Татарстанда «Кызыл канәфер» хәйрия акциясе старт алды.

Татарстанда «Кызыл канәфер» хәйрия акциясе старт алды.

Акция 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Түшенә кызыл канәфер таккан «Җиңү волонтерларын» республиканың һәр муниципалитетында очратып була. Чәчәк рәвешендәге значокны теләсә нинди суммага сатып алырга мөмкин.

«„Кызыл канәфер“ акциясен республиканың барлык шәһәр-районнарында үткәрәбез. Татарстанга барлыгы 4 мең шундый значок кайтартылды», - диде Татарстан Яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова. Спикер сөйләвенчә, значокларны Көмеш волонтерлар һәм Җиңү волонтерлары да таратачак. Аларны акция символы һәм оешма логотибы белән фирма киемнәреннән танырга мөмкин. Аларның кулларында иганә җыю өчен якты бокслар булачак.

Татарстанда акция 22 районда узачак: Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Арча, Баулы, Бөгелмә, Биектау, Алабуга, Яшел Үзән, Спас, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Саба, Сарман, Тәтеш, Тукай, Чистай, Ютазы, шулай ук Казанда һәм Яр Чаллыда. Казанлылар волонтерларны Бауман урамында, паркларда һәм скверларда күрә алачак.

2023 елгы акция вакытында татарстанлылар 225 мең сум акча җыйган. Волонтер булырга теләүчеләр сылтама буенча теркәлергә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading