Быел майның беренче көннәрендә һава температурасы бик җылы торып сөендерсә дә, аннан соң килгән суыклар халыкны тәмам аптырашта калдырды. Күпләр әле дә булса бәрәңге утырта алмый интегә. Утыртылган бәрәңгеләр, яшелчәләр дә баш төртә алмый азаплана. «Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе» ФДБУ белгечләре хәбәр итүенчә, халык орлыкка дип калдырылган бәрәңге бүлбеләренең авыруыннан...
- Безгә орлыкка дип калдырылган бәрәңгене тикшерергә алып килүчеләр шактый, әмма күпчелек кеше күзәнәкнең авыруларын белеп тә бетерми, - ди алар.
Бәрәңге күзәнәгендә нинди авырулар очрый һәм бакчачыга, агрономга аларны ничек ачыкларга? Төбәкара лаборатория белгечләре белән бергәләп әнә шуларга җавап эзләдек.
Сабаклы нематода
Белгечләр әйтүенчә, алар орлыкка калдырылган бәрәңгегә гильментологик һәм микологик анализ үткәрә. Гильментологик тикшерү уздырган вакытта еш кына төрле авырулар очрый. Шуларның берсе - сабаклы нематода. Әлеге авыру бәрәңге үстерелә торган бөтен территориядә дә очрый һәм бик зур зыян салырга мөмкин.
Билгеләре. Сакларга куелган бәрәңгедә авыру билгеләре аеруча нык сизелә. Авыру - бүлбедә барлыкка килгән таптан гыйбарәт. Алар коры черекне хәтерләтә. Төсе исә бәрәңге кабыгыннан бераз караңгырак. Базда вакытта таплар шактый зурая, һәм нәтиҗәдә бәрәңге шартлап ярылырга мөмкин. Бәрәңгегә авыру, нигездә, үсеш чорында йога. Әгәр температура 20-24 градус торса, бу - авыру азар өчен менә дигән шарт дигән сүз.
Ризоктониоз
Микологик тикшерү уздырган вакытта лаборатория белгечләре күпчелек очракта ризоктониоз дигән авыруны ачыклый. Ул аеруча салкын, яңгырлы язда күп очрый икән. Авыру эләккән очракта, бәрәңге сабаклары иртә шиңә, бүлбенең сыйфаты начарлана, тышкы кыяфәте дә ямьсезләнә. Ризоктониоз эләксә, уңыш 20-25 процентка кадәр кимергә мөмкин.
Билгеләре. Бүлбедәге кара «гөмбәчекләр» - авыруның иң төп билгесе. Алар тышкы кыяфәте белән туфрак кисәкләренә охшаш, әмма юылмый һәм бик авырлык белән генә ваклана. Мондый формадагы ризоктониоз бүлбегә зыян китерми диярлек, чөнки алар өстә була. Гөмбәчекләр төп зыянны шытым җибәргәндә сала. Җәй көне җылы һәм дымлы һава торышы торган вакытта, зур үсемлекләрдә авыру үзен «ак аяклар» рәвешендә сиздерергә мөмкин. Шунысы да бар: гөмбәчекләр бүлбедә һәм туфракта өч-дүрт ел да яшәргә сәләтле.
Авыру, бәрәңгедән тыш, яшелчәләргә дә (помидор, кабак, чөгендер) зыян салырга мөмкин. Шулай ук ул күп төрле кыргый чүп үләннәрендә дә - билчән, наратбаш, алабута һәм башкаларда очрый, ди төбәкара лаборатория белгечләре.
Гадәти кутыр
Белгечләр әйтүенчә, соңгы елларда безнең якларда гадәти кутыр дигән авыру да еш очрый башлаган. Монысын да яшелчәчелек киң җәелгән барлык территориядә очратырга мөмкин икән. Авыру үсеш алсын өчен уңай һава торышы һәм туфрак шартлары булу да җитә.
Билгеләре. Әлеге авыруны эләктергән бәрәңгенең сыйфатына зур зыян салына - ул тәмсезләнә, крахмал күләме 5-30 процентка кими, тиз чери. Авыру тамырны, бәрәңге сабагының җирдә яткан өлешен зарарлый. Бүлбедә кечкенә җәрәхәтләр барлыкка килә. Вакыт узу белән, алар зурая. Бераздан әлеге җәрәхәтләр кушылып, тоташ кабык барлыкка килә. Комлы һәм известь күп булган туфракта гадәти кутыр авыруы аеруча күп тарала. Ә коры һәм эссе көннәр моңа ярдәм генә итә. Эссе һава бәрәңге чәчәк аткан вакытта аеруча куркыныч.
- Бакчаларында бәрәңге утырткан кешеләргә әйтер сүзебез бар: янмаган тиресне ашлама сыйфатында файдалану гадәти кутыр авыруының үсеш алуына китерергә мөмкин, - ди белгечләр.
Алтын нематода
Белгечләр әйтүенчә, бәрәңге авырулары арасында иң куркынычы - алтын нематода. Бәрәңгедән тыш, ул помидорга да зур зыян сала. Әгәр авыру кишәрлеккә эләксә, бәрәңге бөтенләй булмаячак, чөнки зарарланган үсемлекләр үсә алмый, яфраклар аксыл төскә керә, бөтерелә һәм акрынлап шиңәчәк.
Билгеләре. Нематода авыруын июль уртасында бәрәңге тамырында табарга мөмкин. Алар бик вак, алтын төстәге шарчыклардан гыйбарәт. Көз көне алар карала һәм шул халәттә кышлый. Яз җиткәч, бер шарчыктан үсемлек согы белән тукланучы 100ләп корт чыга. Зарарлану учагы елдан-ел киңәя. Авыру исә туфрак, аяк киеме, яңгыр яуганнан соң аккан сулар, җил, хайваннар һәм кошлар аша тарала.
- Шулай да күп вакыт бакчачылар зарарланган бәрәңге орлыгы сатып алып, үз җирләрен үзләре агулый. Нематода шарчыклары туфракта җиде-ун ел да яшәргә сәләтле. Авыру эләккән очракта, уңыш 30-80 процентка кадәр югалырга мөмкин. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, агрономнар, республика халкы бәрәңге орлыгын сатып алгач, тикшермичә утыртмасыннар иде. Аеруча читтән кертелгән орлык зарарланган булырга мөмкин. Ә инде сораулар була калса, төбәкара лаборатория белгечләренә 8 (843) 237-94-20 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин, - дип ачыклык кертә белгечләр.
Авыруга каршы нинди дә булса химик чаралар куллану файдасыз, ди алар. Ә менә профилактика чараларыннан бакчачылар берничә киңәшне исләреннән чыгармаса, яхшы булыр иде:
Авыруга каршы тора торган бәрәңге сортын сайларга (Алмаз, Пригожий-2, Розара, Латона, Зекура, Санта һ. б.) кирәк. Аларның да тиз һәм уртача өлгерә торган сортларына өстенлек бирсәгез яхшы.
Бәрәңгене әлеге авыру белән зарарланмый торган культуралар - кәбестә, укроп, кишер, редис, борчак, тукранбаш, күпьеллык үләннәр белән чиратлаштырырга кирәк. Авыруга тиз бирешә торган бәрәңге сортларын бер үк участокта дүрт-биш ел үстермәвең хәерле.
Зарарланган үсемлекләрне тапкан очракта, аларны кырдан җыеп алып яндырырга кирәк.
Органик ашламалар (черемә, тавык тизәге) куллану яхшы, чөнки алар кортларны үтерә.
Зарарланган кишәрлектә эшләгәннән соң авыруны башка урынга таратмас өчен, аяк киемен һәм авыл хуҗалыгы әсбапларын дезинфекцияләргә кирәк.
Сабан белән сөргән вакытта җир катламын бик яхшылап эшкәртергә кирәк.
Туфракка авыру эләкмәсен өчен, янган тирес, шулай ук оптималь бәйләнешле азот, фосфор, калий һәм магний ашламаларын кертергә кирәк.
Нематода буенча фитосанитар зоналарда карантин игълан итәргә: әлеге территориядән бәрәңгене алып чыгуны тыярга, бары тик сәламәт орлыкны гына утыртырга, зарарланган кишәрлектә һәрдаим фитосанитар тикшерүе үткәрергә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар