16+

Брянск өлкәсендә Украина диверсантлары яраланган бала ике беренче сыйныф укучысын коткарган

Брянск өлкәсендә Украина диверсантларына һөҗүм иткәндә зыян күргән 10 яшьлек бала чын герой булып чыкты, дип хәбәр итә SHOT телеграм басмасы.

Брянск өлкәсендә Украина диверсантларына һөҗүм иткәндә зыян күргән 10 яшьлек бала чын герой булып чыкты, дип хәбәр итә SHOT телеграм басмасы.

Федя утырып барган машинага утлы коралдан ата башлыйлар, әмма үсмер һич курыкмый. Бала машина йөртүченең җан бирүен күреп алган. Ул чакта малай, яралануына карамастан, беренче сыйныфта укучы ике кызны машинадан алып чыга һәм качарга куша. Аннары балалар юлаучы җиңел машинаны туктаталар, ул аларны Федяның бер танышларына алып килә.

"Безгә Федор һәм ике кыз керде. Малай җәрәхәтләнгән иде. Мин аларны өйгә алып кердем һәм ни булуы хакында сораша башладым. Федор: "Безне аттылар", диде. Аның кофтасын салдырдым. Җәрәхәт алган иде... Ул бу кызларны алып килгән, ташлап калдырмаган, аптырамаган... Нинди акыллы, ә бит аңа ун яшь. Башы эшләгән. Бездән Любечаннан Яңа Ропскига кадәр кайдадыр ике чакрым ераклык. Һәм Федя яраланса да, бу кызларны югалтмаган. Үзе белән иярткән. Ә кызлар-беренче сыйныфта укый, аларга, мөгаен, җиде яшьтер", - дип сөйләгән бер хатын.

Хәзер малай Брянскидагы хастаханәдә дәвалана. 

Исегезгә төшерәбез, Путин Брянсктагы хәлләрне теракт дип атады. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading