16+

Бөтен «фронт» коронавируска каршы яуга күтәрелде

Татарстан Президенты күрсәтмәсе нигезендә, республикада 30 гыйнварда коронавируска каршы тору буенча махсус штаб оештырылды. Республикада 15 апрельгә кадәр үзгә санитар режим кертелде.

Бөтен «фронт» коронавируска каршы яуга күтәрелде

Татарстан Президенты күрсәтмәсе нигезендә, республикада 30 гыйнварда коронавируска каршы тору буенча махсус штаб оештырылды. Республикада 15 апрельгә кадәр үзгә санитар режим кертелде.

“Больничный” түләнә

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова 19 мартта онлайн ягъни видеоэлемтә буенча үткәрелгән матбугат конференциясендә эпидемиягә бәйле вазгыять белән таныштырды.

-Татарстанга чит илдән, гомүмән, теләсә-кайсы илдән кайткан кешеләр өйләрендә 2 атна карантинда утырырга тиешләр. Бу кагыйдәне бозган кешеләр административ җавапка тартыла, чөнки, алар башкалар сәламәтлегенә куркыныч тудыра. Карантинда утыручы кешеләргә “больничный” түләнә. Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин шул турыдагы карарга имза куйды, - диде Лилия Галимова.

Чит илдән кайткан кеше шәхси җаваплылыктан чыгып, карантинга бикләнә. Аның хастаханәгә баруы кирәкми, “Кайнар элемтә” телефоннарына чытыратып, теркәлүе генә кирәк. Табиплар өйгә яки фатирга үзләре килә.

- Җәмәгать транспортына көн саен дезинфекция ясала. Балалар бакчалары эшли, анда да санитар чаралар катгый үткәрелә,-дип тынычландырды Лилия Галимова.

Чит илгә чыкмыйча авырып киткән кешеләр яшәү урыны буенча теркәлгән хастаханәгә (поликлиника) үзләре бара. 60 яшьтән башлап өлкәннәргә җәмәгать урыннарында бик йөрмәскә киңәш ителә. Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы һәм муниципаль берәмлекләр валонтерлар төркемнәре оештырырга җыена. Валонтерлар инде бик өлкән яшьтәгеләргә азык-төлек, дарулар алып кайтып бирүдә, коммуналь түләүләрне башкаруда булышачак.
- Мондый чорда шәфкатьле булыйк, күршеләребездәге өлкәннәргә кибеттән продукция алып кайтуда ярдәм итик,-диде Лилия Галимова.

Президентның аерым сабыны юк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның эш режимы коронавируска бәйле рәвештә үзгәреш кичермәгән. Лилия Галимова:”Президент иртәнге 6 сәгатьтән эш урынында. Барлык кешеләр шикелле шул ук санитар-гигиена таләпләрен үти. Кулларны сабынлап юуарга, биткә тотынмаска кирәк”,-диде.

Кибетләр тикшерелә

Татарстанда 16 мартта Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән Сәүдә министрлыгы составында республика штабы булдырылган. Штаб сәүдә челтәрендә продукция белән тәэмин ителүне һәм бәяләрне контрольдә тотачак.

- Республикада 1 меңнән артык сәнәгать предприятиесе эшли. Сәүдә челтәрләренең үзләрендә генә дә 5 айга җитәрлек азык-төлек запасы бар, продукция китерелеп тора. Азык-төлеккә ябырылырга, шаукымга бирелергә кирәкми, - диде Лилия Галимова.
Сәүдә таләпләрен бозган затларга административ чаралар күреләчәк.

Ярминкә

Казан халкында көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре бик популяр. Арзанрак бәяләрдән җирле агропредприячтиеләр һәм фермерлар җитештергән продукцияне рәхмәтләр әйтеп, сатып алабыз.

Республикада 28 марттан авыл хуҗалыгы ярминкәләре кабат башлана.

Коронавирус телефоннары

Татарстанда коронавирус буенча “Кайнар элемтә” оештырылды:
 8 (843) 231-20-70 - Сәламәтлек саклау министрлыгы;
8 (843) 296-02-24 - Роспотребнадзор.
Элемтәгә чыгучылар бик күп булу сәбәпле, тагын бер телефон билгеләнде: 8-800-222-59-00. Бу телефон аша көн саен 7.30-8.00 сәгатьләр аралыгында сөйләшергә була.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading