16+

Бу атнада ярминкәгә килегез, күңелле һәм файдалы булачак!

Көз - елның иң бай фасылы. Кая карама мул уңышлы ярминкәләр гөрли.

Көз - елның иң бай фасылы. Кая карама мул уңышлы ярминкәләр гөрли.

24 сентябрь көнне аларның саны тагын да артачак. Республикабыздагы белем бирү учреждениеләренең 1985 елдан башлап, ел саен үткәрелә торган авыл хуҗалыгы продукциясе һәм халык һөнәрчеләре тарафыннан ясалган әйберләр сатыла торган республика ярминкәсе быел да үткәрелә. Адресы да менә өченче ел инде шул бер - "Казан» агросәнәгать паркы.

Башкалабыз халкы мәктәп һәм профтехучилищелар укучыларының һәм укытучыларының тырыш хезмәте белән җитештерелеп, ярминкәгә китерелгән әйберләрне бик яратып, теләп сатып ала. Узган 2015 ел мондый ярминкәдә республиканың 41 районы, Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән 200дән артык белем бирү учреждениеләре катнашкан. Алар ярты көн эчендә үзләре җитештергән 100 тонна бәрәңге, 21 тоннашар кәбестә белән чөгендер, 25 тонна кишер һәм тагын бик күп төрле азык-төлек сатканнар. Быел катнашучылар саны да, җитештерелгән һәм сатылачак продукциянең күләме дә артыграк булыр дип көтелә.

Әлеге ярминкәгә килүчеләр капчыкларын тутырып кына түгел, рухи азык та алып китәчәкләр. Талантлы укучылар тарафыннан әзерләнгән концерт ярминкә буе дәвам итәчәк. Мөмкинлекләре чикләнгән һәм өлкән яшьтәгеләргә булышыр өчен махсус волонтерлар ярдәме дә каралган.

Мондый ярминкәләр ике як: сатучы өчен дә, алучы өчен дә файдалы. Узган елгы ярминкәдән ике миллионга сумга якын керем кергән. Аларның һәммәсе дә уку йортларының үзләренең материаль-техник базасын ныгытырга тотылган. Быелгы ярминкәдә шәфкатьлелек акциясе дә каралган. Кайбер районнар үзләре җитештергәннең бер өлешен балалар йортларына һәм ветеран-укытучыларга бирергә уйлыйлар. Ярминкә иртәнге 8дән башлап, төшкә кадәр дәвам итәчәк. Гади генә түгел, ярыш та булачак ул. Җиңүчеләрне дипломнар көтә. "Килегез, күңелле булачак, " - диде журналистларга "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Помилов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading