16+

Бу сайлауларда иң актив булган районнар билгеле

Президент сайлауларында иң актив катнашучы районнар: Аксубай, Апас, Арча, Әтнә, Балтач, Яңа Чишмә, Чирмешән һәм Чүпрәле. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комисиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

Хәзерге вакытта сайлау участокларында 5 меңнән артык күзәтүче теркәлгән. Алар төрле сайлау участокларына күчеп йөри алу мөмкинлегенә ия.

Теләге булган һәркем үзәк комиссия сайтына сораулар белән мөрәҗәгать итә ала. Тулаем алганда, барлык сорауларга да тиешле дәрәҗәдә җавап биреп барыла.12.00 сәгатькә Татарстан буенча сайлаучыларның 38,47 проценты тавыш биргән. Казанда үткән сайлаулар белән чагыштырганда, тавыш бирүчеләр күбрәк.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading