16+

Бу сайлауларда волонтерлар чагыштырмача күп

- Быелгы сайлауларда күзәтүчеләр күп булса да киеренкелек күзәтелми, гадәти режимда эшлиләр, - дип белдерде Россия Президентына кандидат Владимир Путинның региональ сайлау штабы җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Кондратьев.

Быелгы сайлауларның тагын бер фишкасы: волонтер булып эшләргә теләк белдерүчеләрнең күп булуы. Волонтер булырга теләк белдереп барлыгы 400 кеше заявка биргән. Волонтерларны нинди критерийлар буенча сайладыгыз, дигән сорауга Андрей Кондратьев, безне иң беренче чиратта аларның  ни өчен волонтер булырга теләк белдерүләре кызыксындырды, дип җавап бирде. Аның әйтүенчә, волонтерларның иң яшенә - 18, иң өлкәненә 63 яшь.

Андрей Кондратьев әйтүенчә, иҗтимагый кабул итү вакытында 400 дән артык кеше шалтыраткан. Аларның 61 проценты - пенсионерлар, 8 проценты - вакытлыча эшләмәүче затлар, 6 проценты - заводларда эшләүчеләр, 4 проценты - эшсезләр һәм 4 проценты хәрбиләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading