16+

Бу сайлауларга Күзәтүчеләр штабында 2817 кеше укытылган

Татарстан Иҗтимагый палатасы комиссиясе рәисе, Күзәтчеләр корпусы төбәк бүлеге җитәкчесе Ильнар Гирфанов сүзләренчә, Күзәтчеләр корпусы 2013 елдан бирле эшли. Һәр субъектта, шул исәптән Татарстанда да, төбәк бүлекләре оештырылган.

Татарстан Иҗтимагый палатасы комиссиясе рәисе, Күзәтчеләр корпусы төбәк бүлеге җитәкчесе Ильнар Гирфанов сүзләренчә, Күзәтчеләр корпусы 2013 елдан бирле эшли. Һәр субъектта, шул исәптән Татарстанда да, төбәк бүлекләре оештырылган.

2017 елның декабрендә Профсоюз урамының 13 нче йортында ачылган штабта 2817 кеше укытылган. Ә теләк белдерүчеләрнең саны 3 меңнән артып киткән. Күзәтүчеләр Казанда гына түгел, районнарда да укытылган. Бу эшләр 26 февральдән 13 мартка кадәр башкарылган.     

Быел үзгәрешләр дә булган. Аерым алганда,  алар он-лайн күзәтү белән бәйле. Әлеге максатлардан, Мәскәүдә биш бәйсез берләшмә булдырылган. Күзәтүчеләр тәртип бозу очракларын интернатта махсус булдырылган карта ярдәмендә тапшыра алган.  

Моннан тыш, “үле җаннар” акциясе дә яңалык буларак кабул ителгән. Аның максаты – “үле җан”нар белән катгый көрәш алып бару.  

Кичә исә күзәтүчеләр өчен тынлык көне үткәрелгән.  

- Ә бүген безнең күзәтүчеләр өчен иң мөһим көн. Алда алып барылган бөтен эшебез нәкъ менә бүген күренә. Күзәтүчеләр иртәдән бирле эшли. Шулай ук ситуацион үзәк тә актив эш алып барыла. 5 мартта ачылган үзәктә 30 кеше эшли, - диде Ильнар Гирфанов.
Аның сүзләренчә, сайлаучылардан өч шикаять кабул ителгән. Күзәтүчеләр җитешсезлекләрне тиз арада төзәткән. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading