16+

Буа театры Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган спектакльне ике атнада чыгарган

"Бәхеткә юл кайдан?” спектаклен Буа дәүләт драма театры ике атна эчендә сәхнәгә чыгарган. Театрның сәнгать җитәкчесе Раил Садриев сүзләренчә, бу спектакльне ике режиссер куйган.

Буа театры Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган спектакльне ике атнада чыгарган

"Бәхеткә юл кайдан?” спектаклен Буа дәүләт драма театры ике атна эчендә сәхнәгә чыгарган. Театрның сәнгать җитәкчесе Раил Садриев сүзләренчә, бу спектакльне ике режиссер куйган.

- Спектакльне карарга килүчеләрнең 75 проценты Зифа Кадыйрова әсәрен укыган. Спектакльне тапшырырга ике атна вакыт калды. Мин башка режиссерны чакырган идем. Бу болай булмый, монда бер нәрсә юк монда, дим. Гафу ит, тик бу безнең театрга, бүгенге динамикага туры килми. Инсценировка авторы Хәбир Ибраһим да тузына, сез үзегез аңламыйсыз, ди. Хәбир тукта, мин әйтәм. Халык алдына бит без чыгабыз.

Режиссерлыкка Тимурны (Тимур Кулов хакында сүз бара) чакырдым. Тимур, без сиңа өстәмә түлибез. Безгә ситуациядән чыгарга кирәк. Мин бит андый түгел, мин башка темада эшләмим, ди. Чаллы егете, 90 елларда Чаллы группировкаларын күреп, белеп үскән малай. Чаллының асты-өскә килгән вакытларны күргән. Егет бит инде. Үзе дә кереп китте спектакльгә. Ул форма уйлап тапты.

Спектакльне кабул итәргә коллективны чакырдым. Эләктерми. Кайбер җирдә эләктерә... Ә безгә тамашачыны киеренкелектә тотып, бер көлдереп, бер каз тәннәре чыгарырдай спектакль кирәк.

Тимур, мин моны үзем эшләп бетерәм, дим. Юк, мин китмим, бергә эшлибез, ди. Бер атна утырып, без спектакльне эшләп чыктык. Без аны яратабыз, халык алдына чыгарга оят түгел.

Зифа бик курыкты инде. Чаллыда ничек булыр икән дип йөрде. Чаллы тамашаларыннан соң минем бөтен авыруларым онытылды. Тамашачы миңа атна буе шалтыратты. Куйган көнне үк апрель аена тагын көн билгеләдек, тагын куя идек. Пандемия генә комачаулады, - дип бик хисләнеп сөйләде Раил Садриев “Бәхеткә юл кайдан?” спектаклен чыгару тарихы хакында. 

 

 

фото: социаль челтәрдән алынды

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading