16+

"Бәхеткә юл кайдан?": Буа театры "кассалы" спектаклен Казанга алып килә

Мондый вакытта гастрольләр белән йөрү үзе батырлыктыр инде, ди Буа дәүләт драма театры җитәкчесе Раил Садриев. Әйе, җиңел ел булмады. Шул исәптән, артистлар өчен дә. Буалылар Казанга 8 көнгә килергә ниятли. Тамашачыларга нәрсәләр тәкъдим итәләрме?

"Бәхеткә юл кайдан?": Буа театры "кассалы" спектаклен Казанга алып килә

Мондый вакытта гастрольләр белән йөрү үзе батырлыктыр инде, ди Буа дәүләт драма театры җитәкчесе Раил Садриев. Әйе, җиңел ел булмады. Шул исәптән, артистлар өчен дә. Буалылар Казанга 8 көнгә килергә ниятли. Тамашачыларга нәрсәләр тәкъдим итәләрме?

Пандемиягә кадәр республиканың 20 ләп районында тамашачыларны елаткан да, уйландырган да “Бәхеткә юл кайдан?” спектаклен һәм Буада да әле тәүге тапкыр гына уйналган “Фатыйма”ны! Гастрольләрдә төп басым шул спектакльләргә ясала.

“Бәхеткә юл кайдан?” соңгы елларда танылу алган Зифа Кадыйрова әсәре буенча сәхнәләштерелгән. Шуңа да аның белән Буа театры кайда барса да, тулы заллар җыя торган спектакль, ди артистлар үзләре дә.

- Әсәр Чаллы шәһәренә багышланган. ТАССРның 100 еллыгына да туры килә, 20 ел вакытны үз эченә алган әсәр. Зифа үзе штукатур-малярдан язучыга әйләнгән кеше. Моны күпләр энәп тә бетермиләрдер. Ләкин аны халык ярата, ул халык телендә. Китабын уку бер, спектаклен карадым, анысы тагын да әйбәт диярлек итеп ясарга тырыштык спектакльне. Аны Тимур Кулов куйды. Башта бу минем форма түгел, бик гади дип тотынган иде. Әмма ахырдан җаен таптык, - ди Раил әфәнде.

- Биредә гади халыкның тормышы, гаилә мөнәсәбәтләре, тормыш дәверендә кешенең ничек үзгәрүе хакында сүз бара. Гомумән мәхәббәт турында. Халыкка тормышның төрле ягын күрсәтергә кирәк. Шул ук вакытта, өмет тә калырга тиеш, - дип кыскача гына рецензия бирде спектакльдә төп рольләрнең берсен башкарган Илфир Солтанов.

“Фатыйма” спектакленә килгәндә, Буада беренче тапкыр аны күрсәткәннән соң, кабул итмәгәннәр.

- Гөбәдияне ашаганда, өстен ашап, астын калдырмыйсың бит. Бөтенесе дә кабул итәрлек, бар нәрсәне дә үз эченә алган тулаем бер спектакль булырга тиеш. Минемчә, без моңа ирештек. Әле ул төзәтеләчәк, - ди Раил Садриев “Фатыйма” спектакле хакында.

13 октябрьдә театрның сәнгать җитәкчесе Раил Садриев белән ТРның атказанган артисты Гөлзада Камартдинованың туган көннәре икән. Шуңа да бу уңайдан, бәйрәм чарасы оештырырга булганнар. Дөрес, 14 көнне. Филармониядә, эстрада артситлары катнашында, “Самовар тирәсендә” дип исемләнгән концерт шул хөрмәткә уздырылачак!

Лилия ЛОКМАНОВА

Фото: социаль челтәрләрдән алынды

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading