16+

Булачак педагогларга өстәмә стипендия бирелә

"Югарырак стипендия аласың киләме? Укытучылыкка бар!" - "Мәгариф" журналы үзенең сайтында шундый исемдәге язмада 15 мең сум стипендия алып уку мөмкинлеге, үзенчәлеге турында бәян итә, дип яза "Татар-информ".

"Югарырак стипендия аласың киләме? Укытучылыкка бар!" - "Мәгариф" журналы үзенең сайтында шундый исемдәге язмада 15 мең сум стипендия алып уку мөмкинлеге, үзенчәлеге турында бәян итә, дип яза "Татар-информ".

Чыгарылышларның Татарстан муниципаль берәмлекләреннән югары уку йортларына педагогик белгечлек буенча укырга җибәреп «сайлап алынган» 200е инде быел ук 15 мең сум күләмендә стипендия алачак. Диплом алгач, алар туган районы мәктәбендә кимендә 5 ел эшләргә тиеш була - юллама буенча укытучылар җитешмәгән фәннәр буенча педагогик белгечлекләр алучы студентларны стипендия ягыннан ярдәм итү проекты шарты шундый.

Предмет юнәлешләре буенча ввоталар исә түбәндәгечә бүленгән: математика укытучысы - 56 кеше, физика - 37, биология - 22, химия - 29, информатика - 14, башлангыч мәктәп укытучысы - 42 кеше.

Муниципаль районнар максатчан белем алачак яшьләр исемлеген формалаштырганда чыгарылышларның өлгереше югары, мотивациясе булуына, җәмәгать эшләрендә активлыгына игътибар итәргә тиеш, диелә язмада.

Әлеге проектны Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Президенты ярдәме белән гамәлгә ашыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading