16+

Булачак пенсия күләмен ничек исәпләргә була?

Киләчәк пенсиягезнең якынча күләмен мөстәкыйль исәпли аласыз. Иминият пенсиясе билгеләп куелган түләүдән, пенсия коэффициентлары күләменнән һәм аларның саныннан тора.

Киләчәк пенсиягезнең якынча күләмен мөстәкыйль исәпли аласыз. Иминият пенсиясе билгеләп куелган түләүдән, пенсия коэффициентлары күләменнән һәм аларның саныннан тора.

Пенсиянең фиксацияләнгән өлеше бөтен кеше өчен дә бертөрле һәм хәзер ул 7 567,33 сумны тәшкил итә.
Пенсия коэффициентлары индивидуаль. Һәр кеше аларны үз хезмәт чорында үзе эшли. Бер коэффициентның бәясе елдан-ел үзгәрә, бүген ул 123,77 сум.
Пенсиянең күләмен белер өчен түбәндәге формуланы кулланырга кирәк: пенсия коэффициентлары суммасы (ПК) × ПК бәясе + фиксацияләнгән түләү.
Мәсәлән, пенсионерның 120 баллы тупланган булса, ул 22 419,73 сум күләмендә иминият пенсиясе ала: 120 × 123,77 + 7 567,33.

Пенсия күләмен ничек арттырырга?
Кеше пенсиягә соңрак чыгарга мөмкин. Пенсиягә чыгуны 5 елга кичектереп, аны 50 процентка диярлек арттырып була, ә 10 елга соңрак чыксаң, ул ике тапкырга артачак.

Киләчәк пенсия күләменә кеше эшләгән, хезмәт хакы алган һәм аның өчен эш бирүче тарафыннан иминият взнослары түләнгән вакыт кына түгел, ә иминият булмаган чорлар да тәэсир итә.
Алар өчен пенсия коэффициентлары исәпләнә. Мәсәлән, беренче баланы карау елы 1,8 балл, ә өченче баланы карау елы инде 5,4 балл, ягъни өч тапкыр күбрәк. 

Армиядә хезмәт иткән өчен дә пенсия коэффициентлары исәпләнә, ел 1,8 балл белән бәяләнә.
Тагын бик мөһим чор бар – эшкә яраксыз кешене карау. Бу очракта да ел саен 1,8 балл исәпләнә.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading