16+

Булачак пенсия күләмен Россия Пенсия фонды сайтында белеп була

Татарстанлылар булачак пенсия күләмен Россия Пенсия фонды сайтында белә ала.

Татарстанлылар булачак пенсия күләмен Россия Пенсия фонды сайтында белә ала.

Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан буенча Идарә җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Анна Петрушина  "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында җиткерде.
 
"Россия Пенсия фонды сайтында пенсияне санау мөмкинлеге бирә торган калькулятор бар. "Шәхси кабинет" аша кереп, үзеңнең булачак пенсияңнең күпме булачагын белергә мөмкин. Биредә гражданинның барлык шәхси мәгълүматлары, шул исәптән, хезмәт стажы да саклана", - диде белгеч.
 
Әмма моның өчен Россия Пенсия фонды сайтында теркәлү узарга кирәклеген дә искәртте Анна Петрушина.
 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading