16+

“Булдыра алсаң, кичер...": 15 яшьлек кызны ничек үтергәннәр?

Авыл халкы куркуда: яшьләр төрле хулиганлык кылырга мөмкин, ә кеше үтерергә? Янәшәдә шундый хәлләр булып ятканын белеп, хәзер ничек яшәргә?

Авыл халкы куркуда: яшьләр төрле хулиганлык кылырга мөмкин, ә кеше үтерергә? Янәшәдә шундый хәлләр булып ятканын белеп, хәзер ничек яшәргә?

27 августта Бөре районының Питяков авылында дус кызының туган көненә киткән 15 яшьлек Арина (исемнәр үзгәртелде) югала. Икенче көнне аның җансыз гәүдәсен бакчалар артындагы чокырдан табалар. Экспертиза үсмернең интектереп үтерелүен ачыклый.

Әле олы тормыш юлына аяк басып кына килгән бала кемгә комачаулаган? Бу кадәр вәхшилекне кем кылган? Тикшерүчеләр алдына мең сорау килеп баса. Әлбәттә, эшне туган көн гөрләгән өйдән башлыйлар. Настя Дерябкина — Аринаның үги әтисе ягыннан туганы. Кызлар яшьтәш була. Дерябкиннар сүзләренчә, бу көнне Арина Настяның туган көненә калган яшьләр исерткеч эчемлекләр эчәргә һәм елгада коенырга өлгергәч кенә килә. Бу вакытта кунаклар, гадәт буенча, авыл үзә­гендәге тукталышта (яшьләр җыела торган урын) “тусовка” оештырган. Анда алар төнгә кадәр була — компания үзгәреп тора, кемдер килә, кемдер китә.

Шаһитлар сөйләвенчә, төн якынлашканда үзенең дусты — 38 яшьлек Денис белән 24 яшьлек Егор килгән. Соңрак аларга 21 яшьлек Умар да кушылган, ул тукталыш яныннан үтеп барганда тавышлар ишетеп, бирегә борылган. Аннары егет барысын да үз өенә аулакка чакыра, чөнки әнисе бу вакытта Бөредә була. Тикшерү барышы белән таныш чыганак сүз­ләренчә, ахырда Умар йортында ул үзе, Настя, Егор, Денис һәм Арина калган.

Таң алдыннан Настя йокыга тала, ә уянгач, Аринаның юклыгына аптырый. Умар аның кайдалыгын белмәвен әйтә. Соңрак телефонын югалткан Денис килә, ул да Аринаны күрмәдем, ди. Шуннан соң Настя өенә кайтып китә.

Бу вакытта югалган кызның әнисе чаң суга. Питяковка Аринаны эзләргә хокук сакчылары килеп җитә һәм аны Умар йорты артындагы чокырда үле килеш табалар. Тикшерү барышында ачыкланганча, үтерелер алдыннан кызны көчләгәннәр. Гаепне йорт хуҗасына, ә соңрак Егорга да бел­дерәләр. Денис, фигурантларның туганнары сүзләренә караганда, бу эш буенча шаһит буларак уза.

29 августта 15 яшьлек Аринаны җир куенына салганнар. Туганнары һәм дуслары үсмернең үлеменә һаман ышана алмый. Аларның сүзләренә караганда, кыз игелекле һәм акыллы, шул ук вакытта ышанучан һәм беркатлы булган, яхшы укыган, олимпиадаларда катнашкан. Тикшерү комитетында билгеләп үтүләренчә, коточкыч җинаятьне инде барысы да таралышкач кылалар. Нәкъ Умарның йортында кызны мәсхә­рәлиләр, көчлиләр, ә аннары буып үтерәләр һәм йорт артындагы чокырга илтеп ташлыйлар...

Умар белән Егорның туганнары аларның гаепле булуына ышанырга теләми. Дөресрәге, Егорның гаиләсе Умар мондый эшне башкара ала, дип уйлый, “тик Егор түгел”. “Нигә аңа кемнедер көчләргә, аның йөргән кызы бар”, — ди алар. Умарның әнисе дә шуны ук раслый. “Ул мәчене дә рәнҗетмәс иде”, — ди ул. Шунысы да билгеле булсын, элегрәк бу кәттә егетләр урлашкан һәм наркотик тарат­кан өчен хөкем ителгән булган.

Егор, туганнары сүзләренчә, Нас­тяның туган көнен бәйрәм иткәннән соң төнге сәгать дүртләр тирәсендә өенә кайткан. Иртән абыйсы белән Бөрегә стоматолог янына киткән. Хокук сакчылары аны кайту белән кулга алган. Егорның гаиләсе егеткә яла якканнар һәм көчләп үз өстенә гаепне алырга мәҗбүр иткәннәр, дип саный. Тагын шунысы, җинаятьтә Аринаның үзен гаепләүчеләр дә бар. Янәсе, Настя кебек кеше белән дус булган, таныш булмаган егеткә кунакка барган кыздан әллә ниләр көтәргә була.

“Таныш булмаган” егет дигәннән, Умар һәм Арина таныш булганнар, моны социаль челтәрләрдәге аралашуларыннан күрергә мөмкин. Өстә­венә, Питяковта аларның элек тә бергә йөргәннәрен күрүчеләр булган. Танышлары сүзләренчә, яшьләрне җитди берни дә бәйләмәгән, бары тик дусларча мөнәсәбәт кенә. Күршеләренең сүзләренә караганда, Умар тирә-юньдәгеләрдә, бигрәк тә кызларда, яхшы тәэсир калдыра белгән.

Әлеге вакытта Умар белән Егор суд карары буенча ике айга сак астына алынган. Авыл халкы куркуда: яшьләр төрле хулиганлык кылырга мөмкин, ә кеше үтерергә? Янәшәдә шундый хәлләр булып ятканын белеп, хәзер ничек яшәргә? Бу бәндәләр бер төрмәдән котылыр, балаларны ничек берүзләрен урамга чыгарырга? Йөзләрчә кешенең башын менә шундый сораулар бораулый...

Дерябкиннар, шулай ук, бу хәлгә ышана алмый. Алар сүзләренчә, Умар белән Егор шундый куркыныч гамәл кылучы кешеләргә охшамаганнар һәм, Арина югалгач, үзләрен “үтерүчеләр кебек” тотмаганнар. Алар билгеләп үткәнчә, Настя Арина һәлак булганнан соң йоклый алмый һәм өйдән чыгарга курка. Аның социаль челтәрдәге битендәге статусында: “Булдыра алсаң, кичер. Аннары соң булачак...”, дип язылган.

Резеда Галикәева, "Кызыл таң"

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Минен уйлауымча монда Настянын да катнашлыгы бар,тошлерене кереп интектерсен

    Мөһим

    loading