16+

Бурычлы ир туганнарын күрүдән мәхрүм калган

Татарстанда яшәүче 43 яшьлек бер ир-атның кредит оешмасына бурычы 110 мең сум җыелган булган. Лениногорск районы суд приставлары ир-атка бурычы турында берничә тапкыр кисәтсә дә, ул түләргә ашыкмаган.

Татарстан суд приставларының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Хәлимова әйтүенчә, бурычны кайтару өчен суд приставлары канун нигезендә рөхсәт ителгән алымнарның барысын да куллана: бурычлы кешенең шәхси милеген тартып алалар, акча хезмәт хакыннан тотып калына, күчемле һәм күчемсез милекне теркәүдә чикләүләр кертелә... Чит илгә чыгуны тыю, транспорт чарасын йөртергә рөхсәт итмәү шулай ук үтемле ысуллар булып санала.

Бу очракта да чара калмагач, суд приставлары ир-атның машина йөртү хокукын чикләгән. Моннан тыш, чит илгә чыгу да тыелган. Машинасыз калу бер хәл, ир-ат туганнары янына Әзәрбайҗанга җыенган булган. Кыскасы, туганнарын күрер өчен, бурычын кайтарыр­га мәҗбүр булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading