16+

Бурычы өчен әни кешегә сабыен бирүдән баш тартканнар

Түбән Новгородта Донецкидан килгән качак хатын бурычы аркасында ике атна буе үзенең яңа туган баласын бала табу йортыннан ала алмаган.

Түбән Новгородта Донецкидан килгән качак хатын бурычы аркасында ике атна буе үзенең яңа туган баласын бала табу йортыннан ала алмаган.

Әни кешенең медицина учреждениесе күрсәткән хезмәте өчен түләргә акчасы юк, дип яза "Московский комсомолец".
Булачак әни кеше Түбән Новгородка ире белән бергә күченеп килгән. Чит ил гражданы булганга күрә, бала тудыру йортында аңа бала табу түләүле булачак дигәннәр.
"1 февральдә бала таптым. 3 февральдә 37 мең сум түләргә кирәк дигән кәгазь китерделәр. Өч көн палатада яткан өчен алты мең сум һәм документларым булмаганга-31 мең түләргә тиеш идем", - дип белдергән хатын-кыз. Аның сүзләренә караганда, документларын Мәскәүдә урлаганнар.
Хатын-кыз әлеге акчаларны түли алмаган. Медицина оешмасында аңа сабыеңны бары акча түләгәч кенә күрәчәксең дигәннәр.

Ана кеше журналистларга мөрәҗәгать иткәннән соң гына бала туу фактын раслаучы документларны биргәннәр. Бу буталчык хәлдә тагын мәсьәлә калкып чыккан, яңа гына әти-әни булган ир белән хатын никахларын теркәми генә яшәгән, хәзер әти кешегә үз баласын танырга кирәк булачак. Әлеге хәлне прокуратура тикшерә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading