16+

Бушлай туристик сәяхәтләр өчен карта бирә башларга мөмкиннәр. Кемнәргә?

Россиядә ил буенча бушлай туристик сәяхәтләр өчен махсус карта кертергә тәкъдим итәләр.

Россиядә ил буенча бушлай туристик сәяхәтләр өчен махсус карта кертергә тәкъдим итәләр.

ЛДПР фракциясеннән Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов Икътисади үсеш министрлыгына 18 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләр өчен Пушкин картасына охшаш булган "Гүзәл Россия" картасын кертү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән.

Бу аларга Россия буенча бушлай туристик сәяхәтләр ясарга мөмкинлек бирәчәк. Үз инициативасы турында Чернышов үзе ТАССка хәбәр иткән. Аныңча, һәр яшь гражданинның, үз илен белү һәм өчен Россия буйлап сәяхәт итү мөмкинлеге булырга тиеш.

Шуңа бәйле рәвештә депутат Пушкин картасының аналогын булдырырга тәкъдим итә. Ул карта 18 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләргә ил буйлап бушлай туристик сәяхәткә чыгарга ярдәм итәчәк. Картадагы акчаны экскурсияләр, круизлар һәм турлар, поезд, автобус яки самолетка "эконом" классы билетлар алу өчен тотарга, туристик базалар, кунакханәләр һәм хостеллар хезмәтләре өчен түләргә мөмкин булачак. 

"Картадагы акчаларның оптималь еллык лимиты якынча 30 мең сум дип фаразлыйм. Пушкин картасыннан аермалы буларак, ел дәвамында кулланылмаган акчалар "янып бетмәве" һәм аларны киләсе елда сарыф итәргә мөмкин булуы мөһим. Бу яшьләргә сайлау мөмкинлеген бирәчәк: даими рәвештә сәяхәткә чыгарга яки картада акча туплап, иң зур хыялын тормышка ашырырга: мәсәлән, Камчаткадагы вулкан кратерына карарга яки Төньяк полюска бара ала" дигән Чернышов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading