16+

Быел декабрьдә бер ял көне өстәлергә мөмкин

Бу хакта инде күптән бәхәсләр бара.

Бу хакта инде күптән бәхәсләр бара.

31 декабрь көне Россиядә Яңа ел каникуллары белән бәйле бәйрәм көннәренә кертелергә мөмкин. 8 гыйнвар урынына. Шул рәвешле ЛДПР фракциясе Россия Хезмәт кодексының 112 нче маддәсенә үзгәреш кертергә тәкъдим итә. Дәүләт Думасы бу закон проектын 2022 елның декабрендә беренче укылышта карарга мөмкин, дип яза "Известия". Закон проекты авторлары мондый үзгәрешләрнең кирәклеген, 31 декабрь эш көненә туры килсә, күп кенә хезмәткәрләр, гадәттә, Яңа елга әзерләнү өчен ял ала, дип аңлата. Аерым гражданнар да, оешмалар да 31 декабрьне эш көне итеп ясамау турында күп тапкырлар мөрәҗәгать итә, дип ачыклык кертә закон проекты авторлары.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading